Татарстанга Кырым Республикасыннан ял итү һәм сәламәтләнү өчен 24 бала килде. Балалар әле күптән түгел капиталь ремонттан соң үз эшен башлап җибәргән төбәкнең әйдәп баручы һәм иң эре балалар лагерьларының берсе – «Следопыт»ка урнаштырылачак. Балаларның ялы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла, дип яза «Татар-информ».
Балалар өчен бай экскурсия программасы әзерләнгән, аңа Казан, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы буенча экскурсия керә.
Балалар Татарстанга 2026 елның 18 июленнән 1 августына кадәр «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак «Алга» тематик сменасында катнашу өчен килде. Сменаны «Лето» республика үзәге оештыра.
Смена дәвамында балалар көндәлек программа кысаларында практик күнекмәләр комплексын үзләштерәчәк һәм үсеш чараларында катнашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





