Contact Info

img

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен үз контроленә алырга чакырды. Бу хакта ул Чаллыда узган республика август педагогик киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.

«Россия Президенты Владимир Путинның социаль ятимлекне киметү буенча биргән күрсәтмәсе контрольдә тора. Без бу юнәлештә эшлибез, әмма монда аңлашылмаган күренешләр күп. Ятимнәр үзләрен кайвакыт тиешле дәрәҗәдә тотмый. Без аларны торак белән тәэмин итүгә бик зур акчалар бүлеп бирәбез. Ә алар фатир өчен түләү буенча 97 миллион сум бурычлы. Алар бит дәүләт пособиесе хисабына гына яшәргә тиеш түгел», – диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларын әлеге хәлгә игътибар итәргә сорады. «Әлбәттә, без алар турында кайгыртырга тиеш. Ләкин без андый ярдәм көтеп кенә яшәүчеләр тәрбияләргә тиеш түгел», – дип ассызыклады ул.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин өстәгәнчә, Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. «Закон нигезендә гарантияләр булуга карамастан, практикада чират һәм торакны вакытында бирү белән бәйле кыенлыклар еш килеп чыга», – дип билгеләп үтте ул.

Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 4 меңнән артык кеше фатир алу өчен реестрга кертелгән. 2024 елдан аларга күчемсез милек алу өчен түләүләр дә каралган.

«Бурычлар үсүенә юл куймас өчен, тораклардан файдалануны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне бергәләп контрольдә тоту кирәк», – дип билгеләде ул.

Related