Contact Info

img

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Баулыда Мир урамында барлык кирәкле җиһазлар белән «Мирас» балалар иҗат йортын төзү проектының документлары таләпләргә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиевкә сылтама белән «Татар-информ».

Объект 2026 елның октябрендә төзелә башлаячак. Бу 2 634 квадрат метрлы гомуми мәйданлы өч катлы бина булачак.

Проект нигезендә, биредә артистлар бүлмәсе, 120 урынга исәпләнгән актлар залы, компьютер һәм шахмат класслары, робототехника, агач эшкәртү һәм чүлмәкчелек остаханәләре, вестибюль, гардероб һәм склад бүлмәләре урнашачак.

Баулыда Балалар иҗат йортын төзү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Related