Contact Info

img

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм иткән. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-атның коронавирус инфекциясе кичергәннән соң хәле начарая башлаган.

«Без диагностик тикшеренүләрнең тулы комплексын уздырдык. Ир-атның аритмиядән интегүе ачыкланды. Йөрәк авыруы көчәю нәтиҗәсендә бөер һәм бавыр эшчәнлеге начарайган», – дип сөйләде 5нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Альбина Бәшәрова.

Табиблар ир-атның хәлен тотрыкландырган. Соңыннан аны Мәскәүдәге академик Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә җибәргәннәр. Пациентка электрокардиостимулятор урнаштырганнар, радиоешлыклы абляция ясаганнар.

Бүген ир-ат көн саен консультациягә килә, анализлар тапшыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Related