Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков әйтүенчә, Казанда узучы Россия венчур форумына карата кызыксыну елдан-ел арта.
«Ике дистә ел вакыт эчендә РВФ технологик үсешнең көн тәртибен формалаштыручы, инвестицияләр җәлеп итүче һәм тарафдарларын берләштерүче мөһим мәйданга әверелде. Аңа карата кызыксыну елдан-ел арта. Быел форумда 6 меңнән артык кеше катнаша, 200ләп страртап-проект тәкъдим ителгән», – диде ул.
Валерий Фальков сүзләренә караганда, «РВФ-2026»ның төп темасы – технологик лидерлык. «Ул илебез алдында торган төп бурычны чагылдыра. Технологик лидерлык эзлекле эштән туплана һәм бу эштә үзләренә җаваплылык алып, белем һәм тәҗрибәне берләштерүче, яңа чишелешләр уйлап табучы кешеләргә аерым урын бирелә», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





