Россия АКШка туры авиарейсларны яңартырга әзер. “Росавиация” башлыгы Дмитрий Ядров “Россия-24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Росавиация” башлыгы әйтүенчә, АКШта очышларны яңарту мөмкинлеген караганда, Россия авиакомпанияләреннән нинди чикләүләрнең алыначагыннан чыгып эш итәргә кирәк булачак. Ул шулай ук Америка авиакомпанияләренә отышлырак һәм уңайлырак шартларның тәкъдим ителәчәген билгеләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның февраль-мартында, махсус хәрби операция башлангач, АКШ белән Россия арасында туры авиарейслар туктатылды. Ул чагында Кушма Штатлар безнең самолётлар өчен һава киңлекләрен япты. Моңа кадәр “Аэрофлот” самолётлары Мәскәүдән Нью-Йоркка, Майами һәм Вашингтон шәһәрләренә оча иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





