Татарстанда төзелгән Пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге авиация техникасы белән генә түгел, җир өсте роботлары һәм пилотсыз катерлар эшләү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо» форумының пленар сессиясендә әйтте.
Татарстан Рәисе үзәкнең технологик лидерлык илкүләм проекты кысасында КНИТУ-КАИ базасында төзелүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, хәзер үзәкне заманча җиһазлар һәм сынау стендлары белән тәэмин итү төгәлләнә. "Ни өчен ул авиация юнәлешендә генә эшләргә тиеш? Бүген пилотсыз катерлар да, җир өсте техникасы да кирәк. Аның эш юнәлешләрен киңәйтү дөрес булачак", — диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





