«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Дәүләт Думасына сайлау буенча башлангыч тавыш бирүгә кандидатлар исемлеген раслады.
Аңа эләгүчеләр электрон бюллетеньгә кертеләчәк. Республикада башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен барлыгы 130 гариза кергән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан 8 кеше гариза тапшырган. Исемлек буенча – 72, бер мандатлы округлар буенча 58 кандидат тәкъдим ителгән.
Гомумән алганда, илдә Дәүләт Думасына сайлау буенча партиянең башлангыч тавыш бирүендә 4,4 мең кандидат катнаша. Бер урынга уртача 11 кеше дәгъва кыла. Гаризалар тапшыруга махсус хәрби операциядә катнашучылар зур кызыксыну күрсәткән. «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Владимир Якушев әйтүенчә, алардан барлыгы 535 гариза кергән. Гаризаларның нибары 20 проценты гына гамәлдәге депутатлардан алынган.
Агитация 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның материаллары белән башлангыч тавыш бирү сайтында (PG.ER.RU) танышырга мөмкин. Сайлаучыларны теркәү сайтта 29 майга кадәр дәвам итә. Ул 15 апрельдән башланган. Электрон тавыш бирү 25–31 май көннәрендә узачак.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





