Contact Info

img

Республикада барлыгы 201 690 кеше тавыш биргән. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекләре катнашында видеконференц-элемтә барышында башлангыч тавыш бирүгә йомгак ясалган.

Исегезгә төшерәбез: партиядән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләү өчен башлангыч тавыш бирү 31 майда кичке сигездә төгәлләнде. Партиянең төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, шулай ук башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар: Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов Казаннан элемтәгә чыккан.

Фәрит Мөхәммәтшин, башлангыч тавыш бирү йомгакларына тукталып, партиянең Татарстандагы төбәк бүлегенең илдә иң күп санлы бүлекләрнең берсе булып торуын: аның сафларында130 меңнән артыграк партия әгъзасының исәпләнелүен искәрткән.

«Татарстан һәрвакыттагыча актив – 201 меңнән артыграк кеше тавыш бирде. Зур сан бу. – Партиясезләр дә, гомумән, республикабызның битараф булмаган кешеләре – барчасы да Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауга тәкъдим ителгән кандидатуралар өчен тавыш бирде», — дип билгеләп үткән партиянең төбәк бүлеге Секретаре, «Бердәм Россия» буенча коллегаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп.

Фәрит Мөхәммәтшин, башлангыч тавыш бирү нәтиҗәләренә тукталып, илдә һәм республикада партиягә карата ышанычның югары дәрәҗәдә булуының янә раслануын басым ясап әйткән. «Без башлангыч тавыш бирүдә катнашкан кешеләрнең ышанычын акларга тырышачакбыз”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: “Бердәм Россия” инде 17нче тапкыр башлангыч тавыш бирү уздырган. Анда бөтен ил күләмендә 10 миллионнан артыграк кеше тавыш биргән. Партия Рәисе Дмитрий Медведев әйтүенчә, Думага “Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүендә конкурс бер урынга – 12 кеше, төбәк парламентларына – бер урынга җиде кеше тәшкил иткән. Барлык дәрәҗәләрдәге сайлауларга махсус хәрби операциядә катнашкан 1300дән артыграк кешенең кандидатурасы белдерелгән.\

Related