Бразилиянең “Рабыня Изаура” сериалында төп рольне башкарган атаклы актриса Луселия Сантуска Казан шуның кадәр ошаган –хәтта аның бездән китәсе дә килмәгән.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина әйтүенчә, танылган артист Зәңгәр күлдә су коенган һәм биредә фильм төшерергә теләвен әйткән.
– Кичә бер журналист шалтыратып, Луселиянең, китәсе килмичә, аэропортта билетын “ашарга” да әзер булганлыгын әйтте, дип елмайган Талия Миңнуллина.
Исегезгә төшерәбез: Казанда 17 майда “Россия – Ислам дөньясы”: КазанФорум” XVII Халыкара икътисадый форумы төгәлләнде. Чара атна буе “Казань Экспо” халыкара күргәзмә мәйданчыгында узды. Анда 99 илдән һәм Россиянең 75 төбәгеннән делегатлар җыелды.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





