Иртәгә – 13 февральдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән һава торышының бозылуы көтелә.
Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Синоптиклар төнлә һәм көндез көчле буран, секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлый. Иртән һәм көндез җепшек кар, буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә саклык чараларын күрү киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





