Contact Info

img

Ветеринар Фроленко этләрнең хуҗасындагы авыруны ничек билгели алуын әйткән.

Эт хуҗасында нинди авыру башлануын сизәргә мөмкин. Ветеринария табибы Елена Фроленко “Газета. RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, аларның искә бик сизгер булуына бәйле бу: эт чирле кеше тәненең исе үзгәрүен бик тиз тоеп ала.

Белгеч билгеләп үткәнчә, чирләп киткән хуҗасы янында эт үзен башкачарак тота башлый: игътибарлыракка әйләнә, сагышка бирелә яки гел аның янәшәсендә булырга тырыша, хуҗасының авырткан урынына (тәннең башка өлешләренә караганда кайнаррак була) ята. Маэмай хәтта хуҗасының йөз-кыяфәтендәге үзгәрешләрне дә тоя.

Этләрнең шушы табигый сәләтен исәпкә алып, шикәр чире, яман шешнең кайбер төрләре кебек авыруларны ачыклау өчен аларны өйрәтү алымнарын да эшлиләр икән инде.

Ветеринар басым ясап әйткәнчә, эт, хуҗасының үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә карап, үзе дә үзгәрә. Кеше үзен начар хис итсә, эттә эчке киеренкелек барлыкка килә, ул башкачарак хәрәкәтләнә, йөрү, утырып яки басып тору рәвешен һәм тавышын үзгәртә башлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Related