Казанда котыру авыруына каршы язгы вакцина ясау чаралары тәмамланды. 2 апрельдән 17 майга кадәр 2 044 хайванга – 1 050 мәчегә һәм 994 эткә прививка ясалган. Профилактика эшләре Казанның барлык район бистәләрендә алып барылган.
Вакцина ясаудан тыш, мобиль пунктларда чип кую һәм хайваннарны теркәү хезмәте күрсәтелгән – әлеге мөмкинлектән 286 кеше файдаланган.
Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә күчмә акцияләрнең клиникага бармыйча гына хайваннарны авырудан саклап калуның уңайлы ысул булуын искә төшерәләр.
Казанда бистәләргә килеп йорт хайваннарына көзге вакцина ясау эшләре сентябрь аена билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





