Аферистлар алдауның яңа әмәлен уйлап тапкан.
Хәзер алар, Күпфункцияле үзәк аша, янәсе, дәүләт программасы нигезендә, бурычларны гамәлдән чыгару тәкъдиме белән хатлар җибәрә башлаган. Бу хакта «ТАСС» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Ведомствода аңлатып үтүләренчә, хатны алган кеше үзенә юлланган сылтамага күчеп. ялган сайтка эләгә. Анда аңа бурычны гамәлдән чыгару мөмкинлекләрен бәяләү өчен – тест узу, ә нәтиҗәсен алу өчен – смс-хәбәр аша җибәрелгән кодны кертү тәкъдим ителә.
«Игътибар! Бурычларны автомат рәвештә гамәлдән алу буенча бернинди дә дәүләт программасы юк!» – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





