Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сараенда XI Халыкара «Добровидение» халык җырлары фестиваленең Гала-концерты узды. Илнең төп сәхнәсендә төрле илләрдән иң яхшы халык җырларын башкаручылар, әйдәп баручы фольклор төркемнәре һәм данлыклы солистлар җыелды.
Гала-концертта Камал театрына «Зәңгәр шәл» спектакле өчен «Ел премиясе» бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актёрлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Зәңгәр шәл» – Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссёрлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынча 6-7 куелышы булган, режиссёрлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк яман шешен дәвалау өчен яңа препарат куллануны хуплады
- Миңнеханов: «Кытай компанияләренең Татарстан белән кызыксынуын югары бәялибез»
- Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
- Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак





