Contact Info

img

Сочида ике турист аюга юлыгып, куркудан агач башына менеп киткән. Бу хакта “ТАСС” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Көньяк эзләү-коткару отрядының МАКС каналындагы хәбәренә таянып яза.

Куркыныч хәл узган ялларда Сочида Красная Поляна курорты урманында Ачипсе крепостеннән берничә чакрым ераклыкта булган. Туристлар, чалыш аяклы ерткычны күреп, куркудан агачка менеп киткән. “Коткаручылар ике егетне табып, урманнан шәһәргә алып чыкты. Коткарылган туристлар – Свердловск өлкәсеннән һәм Краснодар краеннан”, – дип күрсәтелгән хәбәрдә.