Россиядә эшләүче халык Яңа ел алдыннан – 13 нче хезмәт хакын, пенсионерлар –13 нче пенсия алырга тиеш. «Справедливая Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә ТАСС. Аның әйтүенчә, бу түләү кешеләребезнең күңеленә бик хуш киләчәк.
«Фәкыйрь яшәүчеләр, көчкә очны-очка ялгап яшәүчеләр бар. Ә Яңа ел алдыннан һәркайсыбызның якыннарына бүләкләр әзерлисе, ә кемнәрнеңдер бәйрәмне әйбәт уздырасы килә», – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.
Шулай гадел булачак, дигән фикердә Миронов. Аның әйтүечә, фракция бу тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына карап тикшерүгә керткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






