Казанда 8 августта «Күрше. Мирас» махсус проекты кысасында Камал театры янындагы яр буенда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зөлфия Камалова иҗатына багышланган концерт узачак. Бу хакта «Зөлфия Камаловага багышлау» проектының генераль продюссеры, «Күрше. Мирас» махсус проектының җиңүчесе Булат Шәймиев сөйләде.
«Бу – Зөлфия Камалова иҗатыннан илһам алган музыкантларны, продюсерларны һәм мәдәният әһелләрен берләштерүче проект. Аның иҗаты татар музыкасын заманча дөнья музыкасына якынайтты һәм яңа буын музыкантлары өчен көчле этәргеч булды», – диде ул.
Булай Шәймиев әйтүенчә, концертта популяр башкаручылар, шулай ук махсус кунаклар – Геннадий Лаврентьев (Мәскәү) һәм Марат Taturas (Уфа) – катнашачак.
«Зөлфия Камалова беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә киң танылу алган татар җырчыларының берсе. Ул Австралиядә, Европада, Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә татар мәдәниятен танытты, татар халык музыкасын заманча жанрлар белән оста итеп берләштерде. Нәкъ менә аның иҗади карашы бүгенге яшь музыкантларны татар музыкасы белән төрле тәҗрибәләр үткәрергә, аның яңа формаларын эзләргә илһамландыра», – диде Булат Шәймиев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Боец рассказал, как артиллеристы уничтожают пункты управления БПЛА ВСУ
- Казанга Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан килде
- Пушилин раскрыл, как продвигаются бои за Доброполье
- Высоцкий объявил старт досрочного голосования в ДНР 8 сентября
- Военный политолог назвал признаки скорого окончания СВО, о котором говорит Путин






