2026 елда Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына һәм кечкенә шәһәрләргә эшләргә кайткан педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен 12 миллион сум акча каралган.
Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Программа ике чыганактан финансланачак: федераль бюджеттан 6,48 миллион сум бүлеп бирелсә, калган өлешен республика тәэмин итәчәк.
Ярдәм «Авыл укытучысы» программасы кысаларында күрсәтелә. Анда катнашучылар авыл җирендә яки зур булмаган шәһәрләрдә эшкә урнашканда 1 миллион сум күләмендәге түләүгә исәп тота ала.
2026 елда Россиядә программаны гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»





