Contact Info

img

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында БРИКС Халыкара матурлык бәйгесе уздырыла.

Бәйге программасына дөньяның 16 иленнән килгән гүзәл кызларны милли традицияләр һәм мәдәният белән таныштыру да кертелгән. Шуңа күрә чибәркәйләргә татар халкының камыр ризыгы – өчпочмак ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Милли аш-сулар – халыкның үзенчәлекләрен, тарихын һәм мәдәниятен чагылдыручы бәһасез мирас. Буыннан буынга тапшырылып килүче тиңдәшсез рецептлар, халык иҗаты яки милли кием-салым кебек үк, бик әһәмиятле хәзинә булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә бәйгене оештыручылар ике дистәгә якын илдән килгән чибәркәйләрне татарның милли аш-суы белән таныштыруга аерым игътибар биргән дә инде. Бразилиядән, Кытай, Һиндстан, Азия илләреннән һәм башка дәүләтләрдән килгән кызлар тырыша-тырыша өчпочмак бөкте. Әлбәттә, таныш булмаган ингредиентлар, ризыкны ясау рәвеше күбесендә шактый ук кыенлыклар тудырды. Ләкин остазлары, өчпочмак әзерләү серләренә төшендереп, аларның хәлен нык җиңеләйтте.

Исегезгә төшерәбез: тарихта беренче тапкыр БРИКС матурлык бәйгесен оештыручылар 16 илдән килгән сөйкемле сөякләргә бик күп мастер-класслар әзерләгән. Аерым алганда, танылган җырчы, композитор, телевидение тапшыруларын алып баручы, бәйге жюрие әгъзасы Марк Тишман җырлау буенча мастер-класс үткәргән. Шулай ук чыгыш ясау осталыгы, этикет буенча дәресләр уздырылган. Бәйге финалы 7 мартта үткәреләчәк. Моңа кадәр мәгълүм булганча, Мисс БРИКС бәйгесен ябу тантанасында Дима Билан, Клава Кока, JONY, Ольга Серябкина кебек танылган артистлар чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related