Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хәлне яхшырту быелга Татарстанның өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кертелгән.
Бурычлар арасында бәяләр үсүне тоткарлау һәм халыкның керемен арттыру да бар. Министрлар Кабинетының бу хактагы карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Сораштыруда катнашучыларның 29,6 проценты ТКХ өлкәсен өстенлекле юнәлеш дип атап үткән. Төп проблемалар исемлегенә коммуналь хезмәтләр оешмаларында белгечләр җитмәү, аларның һөнәри әзерлеге түбән булу, кимерүчеләр һәм бөҗәкләргә каршы тиешенчә көрәшмәү кергән. Ике өстенлекле бурыч узган елдагыдан сакланып калган. Беренче урында – бәяләр үсешен тоткарлау: республикада яшәүчеләрнең 61,6 проценты (узган елда – 60,2 проценты) шуны билгеләп үткән. Социологик мәгълүматлардан күренгәнчә, азык-төлек һәм торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары, элеккечә үк, гаиләгә иң зур йөк булып төшә. Респондентларның 31 проценты (былтыр – 33,3%) халыкның керемен һәм социаль ярдәм күләмен арттыруны мөһим дип саный. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге маяга акча җыя алмавын әйткән. Ә яртысыннан артыграгы, гамәлдәге ярдәм чаралары җитәрлек түгел, дип саный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»





