Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Ташкент халыкара аэропортында аны Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Журабек Мирзамәхмүдов каршы алды.
Бүген республика башлыгы «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать кхргәзмәсе чараларында катнаша. Рәсми очрашулардан тыш, эш сәфәре кысаларында кайбер объектларда булу да планлаштырылган.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






