Юлда ниндидер батырлык, тәвәккәллек эшләгән өчен түгел. Юл иминлеге кагыйдәләрен әйбәт белгән өчен.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева шушы көннәрдә район газ оешмасы шофёрлары белән очрашып, алар белән юлларда иминлекне саклау, кагыйдә-таләпләрдәге үзгәреш- яңалыклар турында әңгәмә корганнан соң, аларның транспорт белән идарә итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәләрен дә тикшергән. «Иң-иң» нәргә кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.
Шофёрлар белән мондый очрашулар аралашуның яңа бер формасы, һәрхәлдә, ике арада аңлашу, ышаныч уяту, мөнәсәбәтләрнең гадилегенә, иң мөһиме, кагыйдәләрне төгәл үтәүгә, иминлекне булдыруга да юнәлтелгән чаралар нәтиҗәсез калмасын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






