Contact Info

img

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Россия тарихында рәсми рәвештә «хәләл сертификаты органы» статусын алды. Бу карар ГОСТ Р 70402-2024 стандарты таләпләре буенча кабул ителде. Әлеге ГОСТ хәләл өлкәдә халыкара стандартларны исәпкә алып эшләнгән.

Россиянең барлык сертификатлаштыру органнары арасында беренче (һәм әлегә бердәнбер) булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, хәләл буенча яңа ГОСТ таләпләренә тәңгәл килүе хакында матбугат конференциясендә комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников чыгыш ясады.

– Бу Россия һәм чит ил кулланучыларына комитет тарафыннан сертификатланган азык-төлекның тулысынча ышанычлы булуын гарантияли. Ул дәүләт күзәтчелегендә һәм хәләлгә тәңгәллекне бәяләүнең халыкара кагыйдәләре буенча эшли торган оешма тарафыннан бирелгән, – диде хәзрәт, аккредитациянең өстенлекләре турында сөйләп.

Аккредитация барышында комитетның сыйфат белән идарә итү системасы, хәләл аудит процедуралары, гаделлекне контрольдә тоту механизмнары тикшерелде, персоналның компетентлылыгы һәм барлык кирәкле документлар: сертификат бирү органы турындагы нигезләмә, хәләл сертификат бирү процедурасы, менеджмент системасы документлары өйрәнелде. Оешманың эчке структурасына ислам мәсьәләләре буенча аудиторлар, техник экспертлар, хәләл сертификат бирү буенча техник экспертлар булу-булмавына анализ ясалды.

Хәзерге вакытта комитет сертификаты дөньяның 22 илендә танылган, бу Россия товар җитештерүчеләренең экспорт буенча эшен җиңеләйтә, ди белгечләр.

Related