Бүген, 26 февральдә, Татарстанда һава торышын элеккечә циклон билгеләячәк, шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Төбәк территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Төнге -7.. -12 градус салкыннан соң (ә кайбер урыннарда -16) көндез республика буенча һава -3.. -8 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -4..-6 градуска кадәр).
Related
- Имтихан тапшыручыларга үзләре белән нинди әйберләр алырга яраганлыгы билгеле
- Матвиенко никахны өзү тәртибен үзгәртергә кирәклеген белдергән
- Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде
- Татарстанда яшьләр Бөтенроссия экология акциясе кысасында шимбә өмәләре үткәрәчәк
- Балтач автоинспекторлары шоферларга бүләк тапшырган





