Татарстанда социаль өлкә объектларына капиталь ремонт актив бара. Ремонтлана торган объектлар буенча мәгариф өлкәсе алда: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау планлаштырылган күләмнең 37%ы башкарылган. Бүгенге көндә 61 мәктәптә эшләр алып барыла.
Җәйге каникул чорына мәктәпләрнең азык-төлек блокларының төп массасын ремонтлау планлаштырылган: бүген эшләр 21 объектта алып барыла. Бу юнәлеш буенча гомуми үтәлеш 7% дип бәяләнә.
23 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә 50% ремонт ясалган.
Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 47%ка башкарылган. Хисап чорында Кукмара районындагы объектта эшләр төгәлләнгән.
Тулай торакларда ремонт 42%ка башкарылган. Соңгы ике атнада Түбән Кама районындагы бер объектта эшләр төгәлләнгән.
«Сәламәтлек саклау» тармагына быел 96 объект керә. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауда сизелерлек алга китеш бар, шул исәптән 7 объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә. Бүгенгә подрядчылар тарафыннан гомуми эш күләменең 80%ы үтәлгән.
Балаларны сөт белән тукландыру пунктларын ремонтлау да югары күрсәткечкә ия – 81%. Хисап чорында 4 объект төгәлләнгән: икесе Чаллыда, берсе Казанда һәм Әлмәт районында.
Стационарларны капиталь ремонтлау эшләре 41%ка башкарылган. Эшләр 23 объектта алып барыла. 5 поликлиниканы ремонтлау дәвам итә, үтәлеш 20%.
Яшьләр сәясәте тармагында капиталь ремонт 23 объектны үз эченә ала. Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 87%ка башкарылган. Хисап чорында Минзәлә районында бер объект төгәлләнгән.
Өч яшүсмерләр клубында ремонт эшләре 69 ка үтәлгән. Хисап чорында Яңа Чишмә районында бер объект төгәлләнгән.
Психологик-педагогик ярдәм биналарын ремонтлау — 37%ка, яшьләр үзәкләрен ремонтлау 43% ка башкарылган.
«Мәдәният» тармагында 2026 елгы республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт 42%ка башкарылган.
Балалар сәнгать мәктәпләренә ремонт планлаштырылган күләмнең 34%ы башкарылган.
Министр искәрткәнчә, тармакның башка учреждениеләрендә капиталь ремонт 25%ка башкарылган. 10 объектта эшләр дәвам итә.
ТР Спорт министрлыгы белән берлектә 25 объектны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Үтәлеш 21% тәшкил итә, 16 объектта эшләр бара.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча эшләр 80%ка башкарылган. Хисап чорында Азнакай, Арча һәм Биектау районнарында өч объект төзелеп беткән.
«Экология» тармагында 25 объект гамәлгә ашырыла, аларның үтәлеше 48% тәшкил итә. Узган ике атнада Алабуга районында бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Моннан тыш, республикада шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Юстиция Министрлыгы, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы объектларына ремонт ясала.
Урманчылык биналары 62%ка ремонтланган. Узган ике атнада Биектау районында бер объект төзелеп беткән. Янгын депосы биналарын ремонтлау 26%ка башкарылган. 21 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 13%ка башкарылган. Җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау 45% дип бәяләнә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча биналар 86%ка ремонтланган.
Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республикада башкарма комитетларны ремонтлау тәмамлануга якынлаша. Үтәлеш 92% тәшкил итә. Хисап чорында Чүпрәле һәм Минзәлә районнарында ике объект төзелеп беткән.
Марат Айзатуллин күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонтның барышы турында сөйләде. Бу — 2026 елда бу 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт. Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.
Бүгенге көнгә 28 муниципаль берәмлектә 312 күп фатирлы йортта эшләргә керешкәннәр. Калган объектларга график буенча май ахырына кадәр керешү планлаштырыла.
Капремонт программасы буенча гомуми үтәлеш 19% тәшкил итә. Узган ике атнада 3 муниципалитетта 34 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры хәбәр иткәнчә, 2027 елда төзекләндерергә планлаштырылган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел кешеләр Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәм порталының кара-каршы элемтә платформасында ихтыярыйлар аша «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре. Ихтыярый» тавыш бирә.
Кара-каршы элемтә платформасында барлык 45 муниципалитетта республика халкы тавыш бирә алырлык 178 объект карточкасы урнаштырылган.
Бүгенге көндә тавыш бирүдә 276 866 кеше катнашкан. Министр билгеләп үткәнчә, халыкка тавыш бирү турында мәгълүмат җиткерү мөһим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- «Бердәм Россия» партиясе Казанда «СВО волонтерлары» фотокүргәзмәсен ачты
- Табиб кан анализындагы хәтәр күрсәткечләр турында әйтте
- Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы 12 миллион сум бүлеп бирелә
- Президентның кабул итү бүлегендә ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча туры элемтә узачак
- Дәүләт Думасында 13 нче пенсия һәм 13 нче хезмәт хакын кертү тәкъдиме каралачагын әйттеләр




