Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Платформада республиканың төрле тармакларында хезмәт куючы 15 меңнән артык лаеклы белгеч турында мәгълүмат урнаштырылган. Бүген бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Проектны гамәлгә ашыручылар сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләрендә әлегә мондый масштабтагы электрон мактау тактасы булмаган.
Электрон мактау тактасын 2026 елның 1 маендагы указы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды.
Без предприятияләрдә иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү, аларның исемнәрен мактау такталарына урнаштыру традициясен заманча цифрлы мохиткә күчердек. Хәзер ул ел саен яңартылачак һәм тәүлек әйләнәсендә һәркем өчен дә ачык булачак, – дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Әлеге тактага теркәлгән кеше лауреат дип атала. Хәзерге вакытта Электрон мактау тактасында 4800дән артык предприятие үз лауреатларын тәкъдим иткән. Министр сүзләренчә, иң актив рәвештә проектта оборона-сәнәгать комплексы, эшкәртү сәнәгате, нефть тармагы, транспорт, юл төзелеше, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгариф, социаль яклау һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасында 15 290 кеше бар. Аларны үз хезмәт коллективлары, профсоюз оешмалары тәкъдим итте. Кемнәрнедер җирле җәмәгатьчелек, профсоюзлар тәкъдим итте, ә кайбер очракларда, мәсәлән, тәрбиячеләрне яки укытучыларны ата-аналар җәмәгатьчелеге тәкъдим итте, – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Электрон мактау тактасына кемнәр кертелә?
Министр Электрон мактау тактасының сайты белән дә таныштырды. Проектны – gordost.tatar.ru адресы буенча табарга мөмкин.
Баш биттә Татарстан Республикасының символы — канатлы ак барс сурәтләнгән. «Ул Татарстан халкының яклаучысы булып кабул ителә», – дип билгеләп үтте министр.
Сайтта мактау тактасының бурычы да күрсәтелгән. Ул болай яңгырый: Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән, дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, җәмәгать һәм башка өлкәләрдә Татарстан Республикасының икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә юнәлдерелгән алдынгы нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарның хезмәтләрен җәмәгатькә таныту максатыннан булдырылган.
Түбәндәрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен күрергә мөмкин. Шуннан соң мактау тактасына кергән лауреатларның фотосурәтләре белән исемлеге китә.
Биредә һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүчеләрне, яшь белгечләрне, хезмәт ветераннарын тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын күрергә мөмкин. Махсус хәрби операциядә катнашкан һәм бүген яңа эш урыннарына уңышлы урнашкан кешеләр дә бар. Гомумән, шәһәр һәм район үсешенә үз хезмәте белән өлеш керткән кешеләр тәкъдим ителгән. Биредә фамилия, исеме һәм фотосурәт кенә түгел, ә һәр лауреат турында кыскача мәгълүмат та бар, – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Ул шулай ук беренчеләрдән булып әлеге мактау тактасына кергән берничә лауреатларны да күрсәтеп китте.
Александр Малов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Эльмира Зарипова сүзләренчә, 2026 елның 2 октябрендә аңа 100 яшь тулачак. Ул 1943 елда сугышка алына, Украина, Польша, Германия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Мәскәү дәүләт университетының М.В. Ломоносов исемендәге журналистика факультетына укырга керә һәм гомеренең 70 елын әлеге һөнәргә багышлый.
Икенче мисал – Ранил Зиннәтуллин. Ул махсус хәрби операция катнашучысы. Бүген предприятие җитәкли, өч бала әтисе, дәүләт бүләкләренә ия.
Ранил Зиннәтуллин «Икенче старт» Бөтенроссия конкурсында катнашкан. Бу проектта махсус хәрби операциядә катнашучылар яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге ала. Ранил республика этабында беренче урынны яулаган һәм Татарстанны Мәскәүдә узачак финалда тәкъдим итәчәк, – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Ул шулай ук, хезмәт ветераны, бу җәйдә 100 яшен тутырган Рәшидә Гусамова, КАМАЗның кою заводы цехы җитәкчесе Сергей Богдан һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Гатауллина турында да сөйләде. Соңгысын платформага кертергә коллективы түгел, ә ата-аналар тәкъдим иткән.
Бу мисал Электрон мактау тактасына кешеләрне бары тик хезмәт коллективлары гына тәкъдим итмәвен күрсәтә. Үз хезмәтләре белән кемгә ярдәм итсәләр, шул кешеләр – ата-аналар, җәмәгатьчелек вәкилләре дә лаеклы дип санаган хезмәткәрләрен тәкъдим итә ала, – дип аңлатты министр.
Сайтта предприятиеләрнең һәм оешмаларның логотиплары күрсәтелгән өлеш бар. Аларның саны 4900дән артып киткән. «Бу проектның республиканы тулысынча колачлавын күрсәтә», – дип билгеләде Эльмира Зарипова.
Шуннан соң аерым муниципаль берәмлекләр күрсәтелгән бүлек тә бар. Районнарны алфавит тәртибендә табарга була. Һәр районның карточкасында аның фотосурәте, гербы һәм ничә лауреаты барлыгы күрсәтелгән. Район төймәсенә басып, шушы районнан гына булган лауреатларны күрергә була. Мисал өчен, Казаннан бүгенгесе көндә 5323 лауреат, Түбән Камадан – 2102, Азнакай районыннан 193 лауреат бар.
Электрон мактау тактасында шулай ук яңалыклар тасмасы да бар. Биредә лауреатлар турында мәгълүмат кына түгел, ә аларга таныклыклар тапшыру тантаналары турындагы хәбәрләр дә урнаштырыла.
Министр сүзләренчә, платформа «Работа в России», «Забота», «Забота о своих», Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы сайтлары белән дә интеграцияләнгән.
Электрон мактау тактасы – гади генә веб-сайт түгел, ә төгәл структурасы булган һәм даими эшләп торачак платформа. Һәр лауреатка тапшырылган таныклыкта QR-код та бар. Аны сканерлап, Электрон мактау тактасындагы сәхифәгә кереп була.
Булат Габрахманов: «Мактау тактасын 1 миллион 800 меңнән артык караганнар»
Электрон мактау тактасы 2026 елның 1 августында эшли башлаган. Шушы вакыт эчендә аны 1 миллион 800 мең тапкыр кереп караганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габрахманов сөйләде.
Платформа 1 августтан эшли башлады. Бүген инде аңа игътибарның бик зур булуын күрәбез. Нибары 12 көн эчендә Электрон мактау тактасын 1 миллион 800 меңнән артык тапкыр кереп караганнар, ә керүләр саны 100 меңнән артып киткән. Димәк, төрле тармакларда эшләүчеләрнең платформага игътибары чыннан да зур. Бу безне, әлбәттә, сөендерә, – диде ул.
Булат Габрахманов сүзләренчә, хәзер һәрбер муниципалитетның үз Электрон мактау тактасы бар. Аңа һәрбер районның рәсми сайтыннан да кереп булачак. Республика бердәм мактау тактасы белән беррәттән, һәр муниципалитет үз районындагы лауреатларны аерым карый ала.
Шулай ук ул мөһим булган мөмкинлекне искә алды. Лауреатларга мактау тактасына керү турындагы кәгазь таныклык тантаналы рәвештә тапшырылачак. Шул ук вакытта һәр кеше үз таныклыгының электрон вариантын сайттан йөкләп алу мөмкинлегенә ия. Бу таныклыкны алар дусларына, туганнарына җибәрә, шулай ук үз портфолиосына дә урнаштыра алачак.
Аның сүзләренчә, Электрон мактау тактасын тулыландыру һәм мәгълүматны яңартып тору өчен зур эш башкарылган. Татарстан предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре өчен аерым бер платформа формалашкан.
Бүген инде 1489 кадрлар белгече әлеге платформаларның шәхси кабинетлары аша берләштерелгән. Алар үзара да, хезмәт министрлыгы белән дә турыдан-туры аралаша ала. Бу – электрон мактау тактасының тагын бер мөһим мөмкинлеге. Киләчәктә әлеге юнәлешне тагын да активрак үстерүне карыйбыз. Безгә кадрлар хезмәткәрләреннән дә, Электрон мактау тактасына кертелгән лауреатлардан да тәкъдимнәр килә. Шуңа күрә, барыгызны да фикерләрегез белән уртаклашырга чакырабыз. Сайтта моның өчен электрон почта адресы күрсәтелгән, шулай ук мөрәҗәгать калдырырга мөмкин, – дип белдерде Булат Габрахманов.
«Мактау тактасы хезмәтнең кадерен күрсәтә»
Электрон мактау тактасында эшче һөнәр вәкилләренә зур игътибар бирелгән. Бу турыда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов сөйләде.
Электрон мактау тактасына кандидатларны сайлаганда эшче һөнәр вәкилләренә өстенлек бирелде. Бу – көн саен станок артында җитештерү цехларында хезмәт куючы, үз хезмәте белән икътисад һәм сәнәгатьнең нигезен булдыручы кешеләр, – дип сөйләде ул.
Родион Карпов китергән мәгълүматлар буенча, әлеге эшкә аеруча актив кушылган предприятиеләр арасында – КАМАЗ (564 лауреат), Казан авиация заводы (200дән артык лауреат), «Нижнекамскнефтехим» (185 лауреат), Казан дары заводы (100гә якын лауреат) бар.
Родион Карпов фикеренчә, Электрон мактау тактасы җәмгыятьтә хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лаеклы хезмәткәрләр турында истәлекне генә саклап калмый, ул яшьләр өчен дә үрнәк һәм юнәлеш формалаштыра. Предприятиеләребездә хезмәтнең кадере бар, намуслы хезмәт хөрмәт ителә һәм югары бәяләнә, дигән фикерне ныгыта. Шул рәвешле без хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбиялибез һәм, әлбәттә, җитештерү өлкәсенә яңа кадрлар җәлеп итүгә дә ярдәм итәбез, – дип сөйләде министрның беренче урынбасары.
Берничә министрлыкның уртак хезмәте
Электрон мактау тактасын Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә эшләгән.
Идеяне тормышка ашырудан алып платформаны эшләтеп җибәрүгә кадәр нибары берничә ай узды. Әмма бу нәтиҗә артында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы зур хезмәте ята. Шуңа күрә барыгызга да чын күңелдән рәхмәт әйтәм, – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Ул Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы ел саен тулыландырылып торачагы турында сөйләде.
Бездә бу эшнең төгәл тәртибе һәм вакыты билгеләнгән. Май аенда кандидатларны тәкъдим итү башлана. Башта кандидат хезмәт коллективы эчендә тәкъдим ителә. Һәм аның турында фикер алышу үткәрелә, аннары мәсьәлә муниципаль дәрәҗәдә карала.
Биредә, әлбәттә, кандидатның шәхси сыйфатлары һәм казанышлары белән беррәттән, предприятиеның муниципалитет икътисадына керткән өлеше дә исәпкә алына. Мактау тактасы, һичшиксез, яңартылып торырга тиеш. Һәр тармакка яңа, яшь белгечләр килә, кемдер лаеклы ялга чыга, – дип сөйләде министр.
Мактау тактасына кертү өчен төп критерийлар:
- кимендә 3 ел хезмәт стажы;
- һөнәри казанышлар булу;
- остазлык эшчәнлеге алып бару;
- дисциплинар шелтәләре булмавы;
- республиканың социаль-икътисади үсешенә шәхси өлеш кертү.
Әлеге платформаның лауреаты булу эшчегә нинди өстенлекләр бирәчәк? «Иң мөһиме – аны күрделәр һәм аның хезмәтен таныдылар. Бу инде һөнәри казанышларны һәм хезмәтне җәмәгатьчелек тарафыннан бәяләү»,– ди министр.
Шулай ук хезмәткәр Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелүен үз портфолиосында да күрсәтә ала. Министр фикеренчә, Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү – ул һөнәри карьера өчен өстенлек бирәчәк һәм хезмәт юлын үстерүгә дә уңай йогынты ясаячак.
Мактау тактасында – журналистлар
Татарстан Республикасы электрон мактау тактасының татарча варианты да бар. Эльмира Зарипова сайттагы мәгълүматны русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә ясалма фәһем куллануларын да сөйләде. Тәрҗемә эшендә «Татмедиа» филиаллары журналистлары, шул исәптән «Ватаным Татарстан» газетасы хезмәткәрләре дә ярдәм иткән. Эльмира Зарипова аларга рәхмәт белдерде.
Мактау тактасына журналистлар да кергән. Бу турыда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.
Бүгенге көндә безнең тармактан электрон мактау тактасына 47 кеше тәкъдим ителде. «Идел-Пресс» 15 кешене тәкъдим итте. Киләчәктә аларның саны тагын да артыр дип уйлыйм. Чөнки бу кешеләрнең һәрберсенең дә үз тармагына керткән өлеше бик зур. Мәсәлән, Александр Малов 70 ел безнең тармакта эшләгән. Узган ел без аны «Бәллүр каләм» премиясе белән билгеләп үттек. Хәзер ул Электрон мактау тактасына кертелде. Бүген без тагын бик күп лаеклы хезмәткәрләрне күрербез, аларга истәлекле билгеләр һәм Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырылачак, – дип белдерде ул.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелгән хезмәткәрләргә таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмовага, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе һәм баш мөхәррире Ринат Билаловка, «Татарстан» журналы баш мөхәррире Татьяна Вафинага, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Леронга, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты иҗат берләшмәсенең баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Габделбәр Ризвановка, «Татарстан» дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтовка, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якуповага бирелде.







