Contact Info

img
Люция Шәрәфиева: «Эш дип, сезгә шалтыраткан балагызны кире какмагыз, тыңлый белегез»

«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихта үзенчәлекле язмалары белән халыкның күңеленә үтеп керә алган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

  • Чираттагы кунагыбыз – «Болгар радиосы» яңалыклар хезмәте мөхәррире, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева.

Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева – 40 елга якын тормышын журналистикага багышлаган тәҗрибәле каләм иясе, микрофон остасы. Яшел Үзәндә татарча район газетасын ачарга тәвәккәлләгән, радиода шәһәр тарихында беренче тапкыр татар телендә тапшырулар әзерләгән. «Яңа гасыр» радиосының яңалыклар хезмәтен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе һәм туры эфир җаваплылыгын үз җилкәсендә күтәргән шәхес. Ул эфирдагы оперативлык, журналистның сизгерлеге һәм ни өчен кеше турында язуның һәрвакыт актуаль булып калуы турында «Интертат»ка сөйләде.

«Иртәнге 5тән аяк өстендә: яшь булганбыз, шуңа кызык та, күңелле дә иде»

Люция апа, Сез 40 елга якын тормышыгызны журналистикага багышлагансыз. Хезмәт юлыгызда газета да, телевидение дә, радио да бар. «Болгар радиосы» Сезнең өчен нәрсәсе белән якын?

«Болгар радиосы»на (ул вакытта «Яңа гасыр» радиосы) 2002 елда килдем. Миләүшә Ләбибовна Айтуганова «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе составындагы «Яңа гасыр» радиосына яңалыклар хезмәтен оештырырга чакырды. 2002 елның 26 августында беренче чыгарылыш булды, ә рәсми рәвештә 2 сентябрьдә эшкә урнаштым. 3 сентябрьдә үк мине Дәүләт Советына җибәрделәр, сессия утырышыннан туры эфирда репортаж алып барырга туры килде. Шуңа күрә, беренчедән, үзем оештырган яңалыклар хезмәте миңа бик кадерле.

Башлап җибәргәндә редакциядә Миләүшә Насыйбуллина, Айгөл Хәйруллина, Фәнис Камал, Гөлүсә Закирова, Рузилә Галимҗанова кебек талантлы, тырыш хезмәткәрләр эшли, Чаллыдан Әгъния Миңнебаева, Әлмәттән Ләйләгөл Минаева оператив яңалыклары белән сөендереп тора иде. Соңрак безгә килеп кушылган Чулпан Галиәхмәтова, Зөлфия Вакказова, Гөлназ Гәрәева, Марсель Әхмәдуллин, Рафаэль Миргаязов, Рушан Хантимеров, Камилә Шаһабиева – болар барысы да яшьләр, кушылган теләсә кайсы эшне тиз арада, җиренә җиткереп башкаралар иде.

«Болгар» радиосы коллективы

Кайбер алып баручы студент егетләрнең иртәнге эфирга йоклап калган чаклары да була, ул чакта инде тәҗрибәле диктор, иртә уяна торган Миләүшә «коткара» иде. Фәнис: «Мин көтүчеләр белән бергә торам», — дип тә шаярта иде әле. Аның сүзләрендә хаклык та бар. Бүген аларның күбесе радиодан китсә дә, журналистикада үз исемнәрен булдырган, татар матбугатында җигелеп эшләүче талантлы шәхесләр.

Икенчедән, безнең радио коллективы үзенчәлекле. Бер-береңне яклау, аңлау, хөрмәтләү һәм терәк булу хисе бик көчле. Үтә четерекле мәсьәләләр килеп туа икән, мин, беренче чиратта, бүгенге яңалыклар хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов, радионың башкарма директоры Илфар Кәримов белән киңәшәм. Алар, миннән күпкә яшь булсалар да, төпле киңәшләре белән ярдәм итәләр, аларда масаю, кылану юк, уртак эш өчен яну, дигән хис көчле.

Коллектив бик ярдәмчел. Авылыма багышланган китапларымны эшләгәндә Фаил Гыймадов фотограф буларак бик булышты. Ураза тоткан килеш, июль челләсендә авылга кайтып, фотосессия уздырган чаклар да булды. Фаил моның өчен бер тиен дә акча алмады. Дилбәребез соңгы елларда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтешә. Аның өчен хәер-догада торабыз, ул үзе кешегә авырлык килгәндә бик булыша. Мине радиода, чын мәгънәсендә бердәм коллектив, эшемне ярату тотадыр. Югыйсә, башка эшкә чакырулар да булды.

БРИКС саммитында

Соңгы елларда яңалыкларны җиткерү форматы ничек үзгәрде?

10 елдан артык яңалыклар хезмәте җитәкчесе булып эшләдем. Ул вакытта рус телле яңалыкларда Аяз Исмәгыйлев (бүген – «Татар информ»да эшли) җитәкче иде. Ул сәясәт, икътисад темаларын тирәнтен белә, көчле аналитик, гомумән киң мәгълүматлы журналист. Соңрак безне берләштерделәр. Нәкъ шул вакытта әнием яман чир белән авырды, әнине еш кына хастаханәләргә алып йөрергә, аның янында булырга кирәк иде. Яңалыклар хезмәтендә эшләү бик авырлашты, чөнки монда көн дә, төн дә оперативлык сорала – тәүлекнең теләсә кайсы вакытында телефон элемтәсендә булырга кирәк, эштән еш сорап китәргә дә ярамый.

Хәтерлим әле, бервакыт тамагым бетте. Җитәкчебезгә, «Тәлгат Фәтхуллович, мин бүген килә алмыйм, тамак авырта», – дип шалтыраттым. Ул миңа «Люция Рафаэловна, иртәгә чыгасыздыр бит инде, Казанга Дмитрий Медведев килә», — ди. Кыскасы, безгә авырырга да ярамый иде. Шуңа радиога Илнур Фәйзрахманов җитәкчелек иткәндә, кечкенә биш яшьлек балам да бар, дип, әнине дә дәваланырга йөртергә кирәк булганлыктан, яңалыкларда мөхәррир булып эшләргә карар иттем.

Яңалыклар хезмәтендә мин җитәкче булганда 12 хәбәрче хезмәт куйды. Саба, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәттән үз хәбәрчеләребез булды. Кайбычтан төркемдәшем Луиза Сөнгатуллина, Апастан Гөлнара Сөнгатуллина төбәк яңалыкларын теләп җиткерә иде.

Элек безнең радиода 3 сәгать татарча, 3 сәгать русча тапшырулар чыга иде. 2005 елда Казанның 1000 еллыгын билгеләп үткәндә оператив эшләвебез мәңгегә хәтергә уелып калды. Ул вакытта Казанга Россия, Грузия, Азербәйҗан, Беларусь, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең президентлары килде. Аяз белән миңа, алар катнашындагы утырыштан һәр 15 минут саен эфирга чыгып, туры репортажлар ясарга туры килде! Чит телдән тәрҗемә итеп, шунда ук материалны эшкәртеп, эфирга бирү зур тырышлык таләп итте. Рузилә, Чулпан, Айгөлләр төнлә дә матбугат үзәгеннән кайтып кермәде. Ул вакытта яшь булганбыз, шуңа кызык та, күңелле дә иде. Аннан инде күп кенә халыкара чараларны яктыртырга туры килде. Хәзер Казанда моның белән кешене шаккаттыра алмыйсың. Әмма болар безнең Татарстан журналистлары өчен зур тәҗрибә.

Хәзерге вакытта исә яңалыкларда 2 хәбәрче, 3 алып баручы эшли. Форматка килгәндә, элек яңалыклар озынрак булса, хәзер динамика артты. Хәбәрләрдә теге яки бу кешедән билгеле бер темага алынган комментарийларны яңгыратабыз. Бу – 30-35 секунд була инде. Ә киңәшмә, җыеннардан кеше сөйләтеп тә, 1 минут 15 секунд белән чикләнәбез. Үзем генә сөйләгәндә сөйләмемне 45 секундка сыйдырам. 40-45 секундтан артып китә икән, тыңлаучының игътибары читкә киткәнен тоям. Эфирны тота белү, тыңлаучыны тою да бик мөһим.

Рәсми, озын җөмләләр урынына тыңлаучыга тиз, аңлаешлы һәм тирән мәгълүмат бирү таләп ителә. Шуны да әйтергә кирәк: бүгенге көндә радиода музыкага игътибар күбрәк бирелә, бу – заман таләбе. Шулай да, яңалыклар, актуаль темалар үз урынын югалтмый. Элек халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерә идек. Әйтүемчә, элек русча тапшырулар, яңалыклар булса да, алар татар дөньясына кагылышлы мәгълүматны рус телле аудиториягә яңгырата иде. Хәзер исә музыкага күбрәк игътибар бирелсә дә, патриотик, милли темаларга тапшырулар әзерләнә.

«Хәзер татар журналистларын надан, алар аналитик язмалар чыгармый дип әйтәселәре килә...»

Оператив яңалыклар ташкынында эшләү – зур стресс һәм җаваплылык. Көн саен меңләгән радиотыңлаучыга кайнар мәгълүматны төгәл, дөреслеккә туры китереп һәм оператив җиткерәсез. Моңа ирешер өчен нинди сыйфатлар кирәк?

Радиога килгәнче районда газетада эшләдем. Шуңа, монда килгәч, 3-4 ай озын җөмләләрдән кыска җөмләләргә күчә алмыйча интектем. Минем өчен беренче чиратта төп кагыйдә: «Ышан, әмма тикшер». Радиода инде «кыскалыкта – осталык», дигән кагыйдәне дә истә тотам. Бу минем тормышта та чагыла инде. Хәтта улымның әтисе дә: «Син минем белән 19 секунд сөйләшәсең», — ди. Эштә кызу чакта шалтыраткач шулай инде (көлә). Яңалыклар хезмәтендә 20 елдан артык эшлим, шушы кагыйдә сине билгеле бер кысаларга кертә.

Кайвакыт киңәшмәләр икешәр сәгать дәвам итә. Әйтик, миңа кирәк булмаган мәгълүматны баш мием кабул итми. Кирәген генә эләктереп алам. Бу сыйфат кыскалыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Син җыелганрак буласың. Яңалыкларда эшләүчедә аерым бер тоемлау – «нюх» булырга тиеш. Безнең бүлеккә килгән кешенең бер сюжетыннан ук аның эшләү сәләтен аңлый алам. Гомер буе яңалыкларда эшләп тә яңалыклар кысасына кереп китә алмаган кешеләр бар.

Рушан Хантимеровны һәрвакыт үрнәк мисал итеп китерәм. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап килгән иде, анда кайсы мәгълүмат кирәк, ә кайсы кирәк түгел, дигән тою – сиземләү көчле, берәр чараны яктыртырга барса, урыннан язып, әзерләнмичә дә, шунда ук туры эфирга чыга ала иде. Киң мәгълүматлы булу кирәк, Син көн саен (хәтта ялда булсаң да!) яңалыклар ташкынында «кайнарга» тиеш.

Безнең яңалыкларга гадәттән тыш хәлләр вакытында тиз арада берләшү хас. «Булгария» баткан көннәрдә, самолёт фаҗигасе булганда, пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында да шулай булды. Балалар үлеме турында сөйләү аеруча кыен. Беслан фаҗигасен Фәнис Камал белән хәтта чит чыганаклардан алып тәрҗемә итеп бардык, ул вакытта моңа тыю юк иде…

2011 елда «Булгария» корабы баткач, Кама Тамагына – Чулпан Галиәхмәтова, елга портына – бездә практика үтүче Айгөл Закирова китте. Чулпан ул аеруча нечкә күңелле, елап шалтырата: «Елга төбеннән балаларны күтәрә башладылар», – ди. Студиядә эфирга чыгарга торган Миләүшә Насыйбуллина елый. Башта аларны сүгәм, үзегезне кулга алыгыз, дим. Эфир беткәч, коридорга чыгып, кызларга күрсәтмичә генә, үзем күңелне бушатып керәм. Тыңлаучы синең күңел халәтеңне тиз тоя, шуңа начар кәефне алып ташлау, якынының үлем хәбәрен җиткерсәләр дә, башта эфирны тәмамлау – беренче шарт.

Бүген без яңалыкларда аз кеше эшлибез. Нәрсә генә булмасын, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында редакциягә йөгереп килеп, эшкә керешү, берләшеп оператив эш итү – безнең төп сыйфатыбыз.

Хәзер татар журналистларын надан, алар аналитик язмалар язмыйлар, дип тәнкыйтьләүчеләр бар. Бу татар матбугаты белән даими танышып бармаган кешеләрнең фикере. Без калганнардан бер дә ким түгел. Элек бездә атналык вакыйгаларга бгышланган «Фараз», «Җәмгыять һәм вәзгыять» тапшырулары бар иде, бик кыю фикерләр яңгырый иде. Безнең Айнур Әхмәтов алып бара торган «Авыл сулышы», ТНВдагы «Адымнар» – саный башласаң шактыйга җыела. Мин социаль челтәрләрдә татар журналистларының язмалары белән танышып барам. «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сөембикә», «Ирек мәйданы», «Акчарлак»та күп андый язмалар. Рәмис Латыйпов үзе генә ни тора?!

«Яңа гасыр» радиосы коллективы

«Тәрҗемәдә эшләү телне тоярга, туган телнең кадерен белергә өйрәтә»

Яшел Үзән районы тарихында беренче тапкыр татар телендә газета чыгаруны башлап җибәрүегез – зур батырлык. Ул вакытта нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килде? Ярдәм итүчеләрегез бар идеме?

1989 елда университетны тәмамлагач, группадашларым Чулпан Әхмәтова, Филиза Сәлахова белән безне Нурлатның район газетасына эшкә җибәрергә тиешләр иде. Баш мөхәррир урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип урыны барлыгын әйткәннәр иде.

1 майда Башкортстанга – Уфага дусларга юл тоттык. Элек университетның «Әллүки» берләшмәсе аларның «Акчарлаклар», «Шоңкар» әдәби берләшмәләре белән бик дус иде, безне алар чакырды. Уфага поезд белән бардык. Юлыбыз Нурлат аша үтте. Юлның бик озын икәнен белдек тә, Флорид Әхмәтовичка: «Бармыйбыз», – дидек. Бу аның күңеленә тиде. Ул вакытта барысының да Казанда каласы килде. Редакцияләрдә ир-егетләргә өстенлек бирелә иде шул, хатын-кызларны бик алмыйлар иде.

Чулпан Әхмәтова белән берничә җиргә эш эзләп барып карадык: «Яшь ленинчы» газетасына, «Ялкын» журналы, «Татарстан» радиосына да ... «Сез бит кызлар, кияүгә чыгасыз да, декрет ялына китәсез, больничныйдан кайтып кермисез, сезнең белән эшләп булмаячак», — диделәр. Шул чакта деканыбыз Флорид Әхмәтович: «Идел ягы» дубляж газетасына тәрҗемәче кирәк икән, Луиза Шәриповна сорады», – ди. «Ничек журналистика бүлеген тәмамлаган килеш, тәрҗемәче булам инде?» – дип аптырадым. Барасым килмәде. Ә ул: «Иң яхшы журналистлар тәрҗемәдән башлый. Исмәгыйль абыең Шәрәфиев та, мин дә тәрҗемәче булып эшли башладык», – диде. Хәзерге акылым белән аңа рәхмәтле, чөнки тәрҗемәдә эшләү телне тоярга, аңларга, туган телнең кадерен белергә өйрәтә. Ә остазларым – Луиза Гыймранова, Әминә Хуҗина, Әлифел Таразова иде. Алар мине эшкә өйрәтте.

«Зеленодольская правда» газетасын тәрҗемә итә идек. Бер калыптан да чыгып китмисең, ничек язылган — шулай тәрҗемә итәсең. Бу минем күңелне тырный башлады. Татар газетасы булдырырга кирәк дигән уй башка кереп оялады. Урамда — 1990 нчы еллар, Казан гөрләгән вакыт. Хыялымны бергә эшләүче Пермьнең Барда районы кызы Әлифел Таразова хуплады. Ул вакыттагы район башлыгы Хәмит Кирамович Хәйретдинов янына икәү кердек. Район башлыклары янына керү бик рәхәт иде. Ишек төбенә барып басасың да, керәсең дә китәсең. Яшел Үзәндә вазгыять икенчерәк: күбрәк рус телле мохит иде. Алар татарларга каршы чыгарлар дип, курыккан булганнардыр...

1995 ел. Бервакыт Разил Исмәгыйлович Вәлиев килде, ул Яшел Үзән районыннан депутатлыкка кандидат иде. Аңа беренче наказ бирдек: татар газетасын ачу тәкъдиме белән чыктык. Бергә киңәшләштек тә, «Ватаным Татарстан» газетасында Минтимер Шәймиевтан газета сорап, мактаулы исемле җитәкчеләрнең, якташ галимнәрнең имзалары куелган хатны бастырдылар.

Без ул вакытта татар тормышы белән кайный, милләт, дип яна, идек. Шәһәрдә татар гимназиясе ачуны сорап газетага язган кеше мин булдым. Хәтта Александр Хөсәенов, Рәис Закиров кебек милләтпәрвәрләр белән гимназиягә балаларны туплауда катнаштым. Безнең «Идел ягы» ул вакытта бер мәдәни үзәк кебек булды. Яшел Үзәндә 16 мәктәп укытучысы бар иде.

Камал театрының «Балачак» студиясен безгә китертеп, шушы укытучылар белән бергә билет сатып, башта балаларга, аннары кичен олырак буынга спектакль куюны оештырдым. Алар берничә тапкыр килде.

Хәзер шаккатам, ничек килгәннәр икән?! Университетта бер бүлмәдә яшәгән Резидә (Җәмилә) Әхтәмова белән артистларны 18 квадрат метрлы бүлмәгә алып кайтып, аларга ашлар пешереп, шуларны сыйладык. Рәшит абый Шамкай кебек бөек артистлар кайнар суы да булмаган, озын коридорлы тулай торакка килеп, түреңдә кунак булып утырсын әле! Оялу да, курку да булмаган инде, яшьлек бит!

Шулай уртак тырышлык белән, беренче чиратта Разил Исмәгыйлович булышлыгы белән 1995 елның сенябрендә «Яшел Үзән» газетасының тәүге саны чыкты. Безгә шәһәр үзәгеннән аракы сатучылар утырган бер бинаны бирделәр. Луиза Кашапова — баш мөхәррир, мин урынбасар идём, хәзерге вакытта «Шәһри Казан» газетасында эшләүче Илдар Габидуллин белән Луиза Ибраһимовна ул бинадан аракы сатучыларны чыгарып йөрделәр. Ул вакытта шәһәр казнасы буш, оборона заводлары булган – Горький заводы да, Серго заводы да эшләми иде. Шуннан татар җитәкчеләре буйлап киттек... Кемдер телефон, шторалар, кемдер өстәл, шкаф, урындык бирде.

«Яшел Үзән» газетасын оештырып җибәреп, ныклы эшләүчеләр – Әлифел Таразова, Гүзәл Минһаҗева, Әлфия Зыякаева, Илдар Габидуллин, Солтан Төхфәтуллин, Александр Филиппов, мин һәм Луиза Ибраһимовна булдык. Башлап җибәргәндә авырлыклар бик күп булды, ләкин без күңелне төшермәдек. Мәдәни якны да кайгырта идек. Миңа ышанмаслар да инде, ул вакытта шәһәрдә Тукай бәйрәмен үткәрү дә кыен иде. Шулай мәгариф бүлеге вәкиле, шәһәрнең 16 татар теле укытучысы катнашында апрельдә шигьрият бәйрәме үткәрүне оештыру өчен җыелдык. Мәгариф бүлеге вәкиле Гөлфәния Хәмитовна май аена калсын, ди. Мин беләм, май аена кала икән, ул узмаячак инде. Укытучылар каршына бастым да, еларга җитешеп, апрельдә уздырабыз, дип үз сүземдә нык тордым.

Хөрмәтле мөгаллимнәр — Флера Гәрәевна белән Мөслимә Гашыйковна мине яклап чыкты. Апрельдә уздырдык. Бәчек авылында – Габдулла Тукайның Саҗидә апасы яшәгән авылда шигърият бәйрәме уздыруны, май аенда Карашәмдә – Фаил Шәфигуллинны искә алу кичәсе үткәрүне гадәткә керттек. «Яшел Үзән сандугачы» җыр бәйгесендә җиңүчеләр соңрак танылган артист, җырчылар булды.

Районда хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән тыгыз эшләдек. Районга машина белән чыгып китәбез, ә кайтырга әле бензин булмаячак... Минем күңел тыныч була иде: колхоз рәисләре безнең машинага бензин салып җибәрәсен белә идём.

22 яшьтә, «Зеленодольская правда» газетасында эшләгәндә, тәүге мәртәбә районга барып кайттым. Ноябрь ае иде, хакимият башлыгы урынбасары Александр Степанович Федоров белән беренче тапкыр Идел елгасы аша боздан чыктык. Ул машина ишекләрен ачтырды: боз ярыла башласа – сикерергә.

Мине район башлыгы Хәмит Кирамович: «Район газетасы журналисты бөтен алдынгы сыер савучыны һәм механизаторны белергә тиеш», — дип өйрәтте. Райондагы бөтен алдынгы сыер савучыны, механизаторны, һәр авылны, аларның атаклы кешеләрен, истәлекле урыннарын белә идём. Ул вакытта рус газетасында баш мөхәррир булган Елизавета Максимовна Хәсәнова: «Һәр колхоз рәисенә, җитәкчегә компроматың булырга тиеш», — дияргә ярата иде. Мин моны истә калдырдым. Баш мөхәррир булып эшләгәндә, тәнкыйть материалларыннан соң янаучылар булганда, бу нык ярдәм итте.

«Хәзерге редакторлардан ак көнләшү белән көнләшәм»

Район газетасы тиражын, укучысын табу җиңел булмагандыр.

Үзенә күрә авырлыклары бик күп булды. Редакция — шәһәрдә урнашкан, ә күп укучың — сине зур Идел елгасы аерып торган авылда яши. Яшел Үзән районы географик яктан үтә катлаулы ул. Хәзерге редакторлардан ак көнләшү белән көнләшәм. Баш мөхәррир булган вакытта газета бастырырга кәгазь булмады. Аңа да акча табарга кирәк иде. Кәгазьне Казаннан барып аласың, ә аның өчен машина, төяүчесен табарга кирәк. Яшел Үзәннең ЗМУС җитәкчесе Мидхәт Минвәлиевич Галиевне бервакытта да догадан калдырмыйм, ул мине, әтием кебек, җил-давыллардан нык саклады.

Кәгазен алып кайтасың... Ул вакытта типографиягә түләргә акча юк, рекламадан кергән азмы-күпме акчаны коммуналь хезмәтләргә тота идек. Килгән бөтен акча типографиягә, газета бастырырга кереп барды. Яшел Үзәндә ул елларда оборона заводлары эшләми иде, беренче чиратта эш хакын укытучыларга һәм табибларга түләделәр. Шулардан калган акчаны без финанс бүлегеннән теләнеп ала идек. Хәзер дә ул вакытта бергә эшләгән кызлар белән очрашкач: «Бик зур рәхмәт Сезгә, никадәр авырлыкка түздегез, берегез бер китмәде», – дим. Безгә шул укытучы-табиблардан калган акчадан 2 мең сум бирәләр иде, шуны 13 кешегә бүләсең. 153 сум чыга. Тотрыклы, бердәм коллектив идек. Алар бит редакторлыкка да мине хакимият башлыгы урынбасарларыннан сорап, үзләре куйдырды.

Бервакыт редакциягә Зилә Вәлиева килде. Ул матбугат министры иде. Яшел Үзәндә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышын уздырдылар. Миңа 30 яшь — республикада иң яшь баш мөхәррир идём. «Безнең редакциягә дә кереп чыгыгыз әле», – дим. «Ярар» — ди. Бүгенге хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмировна Зарипова, ул вакытта — администрациядә матбугат өчен җаваплы. Тизрәк аңа: «Эльмира Әмировна, Зилә Рәхимҗановна киләм, дип әйтте, нишлибез?» – дим. Аның бик аптыраган чакларда әйтә торган: «Кеше булдыгыз Сез, Люция Рафаэловна!» дигән сүзе бар иде. Шуны әйтте дә, мин тизрәк кызларга шалтыраттым, печенье-конфет алып кайтып, чәй әзерли күрегез, дим. Әле ярый редакция янында гына базар урнашкан. Җитмәсә, бездә ремонт бара! Мидхәт Минвәлиевич Галиев батареяләрне, базар директоры, якташым Равил Хаҗиевич Габдрахманов обойлар алмаштырырга булышкан чак иде.

Зилә Рәхимҗановнага: «Бездә ремонт иде», – дим. Ул: «Ярар, ремонт булгач, яшь редактор өчен әйбәт инде», – ди. Сөйләшеп утырганда газетаны зур форматта чыгара торган принтер сорадым. Ул безгә булышты.

Колхозлар таралган вакыт иде бу. Зилә Рәхимҗановнага: «Безгә хәзер нәрсә турында язарга? Колхозлар таралды, инвестор килде, фермаларга кертмиләр», — дим. «Кеше турында языгыз. Бервакытта да искермәячәк», – диде. Мин аны гомерлеккә истә калдырдым.

Шуңа күрә мин, «Яңа гасыр» радиосына яңалыкларга эшкә килгәч, башта аңга килә алмыйча йөрдем. Монда машина өчен бер кеше, җылылык өчен икенче, техника өчен өченче кеше җавап бирә... Газета редакциясендә син бөтенләй завхоз шикелле, барысы өчен дә үзең җавап тотасың.

Без бүгенге «КамАЗ» җитәкчесе, ул вакыттагы хакимият башлыгы булган Сергей Когогин кул астында эшләдек. Ул безне читтән ярдәм көтмәскә, бары үз көчеңә таянып эшләргә өйрәтте. Аның урынбасарлары – Равил Галимович Зиннәтуллин, Марсель Рафаэлевич Зарипов, Александр Михайлович Ушенин, Сәрия Харисовна Сабурская – газетаны оештыру эшендә безгә нык булыштылар.

Яңалык әзерләүнең алтын кагыйдәләре

Люция апа, оперативлык дигәннән, журналист һәрвакыт эш режимында булганда, тормышта, гаиләдә бу сыйфат комачауламыймы?

Комачаулый гына түгел, гаиләдә кайвакыт кызыклы да, аңлашылмаучанлык тудыра торган да хәлләр дә була! Моны минем гаиләм бик яхшы белә. Нәрсәгә булса да тиз җавап бирү, төп мәгънәне тиз генә аңлап алу гадәткә кергән.

Журналистика тормыш ритмын да, якыннарың белән аралашуны да тулысынча үзгәртә. Бүгенге яшемнән чыгып, балалары булган әниләргә шунысын әйтәсем килә. Эш дип, сезгә эшкә шалтыраткан балаларыгызны кире какмагыз, аларны тыңларга өйрәнегез. Башлангыч, урта сыйныфларда укыганда улым да эшкә еш шалтырата иде. Аны тиз генә тыңлыйм да, «ярар, улым», дим. Бервакыт монтажерым – татар балаларының яраткан Дәү әнисе (Шаян ТВ каналының «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы) Әлфинур апа Хисамова: «Люция, ашыктырма, тыңла балаңны. Ул бер вакыт кына. Ир балалар алар үскәч сөйләшми, проблемалары белән бүлешми башлый», — ди. Шуннан баланы ашыктырмый башладым, бала шатлыгы-борчуы булганда әнигә шалтыратмыйча, кемгә шалтыратсын инде?!

Журналист балалары мөстәкыйль булып үсә инде. Өченче сыйныфта укыганда булса кирәк, Әмирхан укудан кайтканда егылып кулын авырттырган да, тикшертергә мәктәбе янындагы травматология бүлегенә кергән. Тегеннән регистратурада утыручы шәфкать туташы: «Әниең рөхсәте кирәк, ул кайда?» – дип сорагач: «Әни Миңнеханов янында», – дигән.

«Болгар радиосы»ндагы эш дәвамында күпме материал, күпме яңалык әзерләнгәндер... Яңалык әзерләп, халыкка җиткерүнең сезнең өчен иң төп, «алтын» кагыйдәләре нинди?

Беренчесе – кешегә файдалы, кирәкле һәм иң төп кагыйдә – ышанычлы мәгълүмат җиткерү. Мин «ышан, әмма тикшер» кагыйдәсен гел истә тотам. Моны безгә университетта укыганда Илдар абый Маликов өйрәтте. Икътисад, саннарга кагылышлы язманы Айнур Әхмәтовка тикшерергә керткәндә: «Миңа гына ышанма, катырак тикшер», – дим. Меңләгән тыңлаучы каршында оятка калганчы, бер кеше алдында надан булып күренүең яхшырак. Мин үзем белмәгәнне кешедән сорарга оялмыйм.

Аннан – кыскалык һәм тирәнлек. Кеше машинада барамы, өйдә эшлиме – ул яңалыкның беренче 5-10 секундында ук төп мәгънәне аңларга тиеш. Өченчесе – оператив булу. Чараны яктыртырга баргач, озакка сузылып тамак ачып кайтса да, тизрәк ашарга утыру минем өчен түгел. Миндә яңалыкны халыкка тизрәк җиткерергә кирәк, дигән тынгысыз «җен» утыра.

Йөзләгән яңалык арасыннан, чынлап та, укучыны яки тыңлаучыны җәлеп итәрлек теманы ничек сайларга?

Кеше сәясәтне дә, икътисадны да якын итә, ләкин иң элек аны үзе, үзенең тормышы, күңел торышы һәм тирә-ягы кызыксындыра. Шул сәбәпле, хәтта иң коры яңалыкта да кеше факторын табарга кирәк. Эчтәлек гади, сөйләм теле, безнең Айнур Әсхәтович әйтмешли, авылда әбиең сөйләшә торган гади, ә мәгълүмат тиз аңлашыла торган булганда гына яңалык тыңлаучының күңеленә барып җитә.

Дәвамы бар...

  • Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева — 1967 елның 16 февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килгән. Яшел Үзән районы тарихында тәүге тапкыр татар телендә газета чыгаручыларның, татарча радиотапшырулар оештыручыларның берсе, 1995 — 2002 елларда «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире урынбасары, баш мөхәррир булып эшли. 2002 елның сентябреннән 2012 елның февраленә кадәр «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Яңа гасыр» радиосында яңалыклар хезмәте җитәкчесе була, хәзер «Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте мөхәррире.
  • «Бәллүр каләм» республикакүләм журналистлар бәйгесенең «Журналистикада исем» абруйлы премиясе иясе, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Бердәмлек» , «Яшел Үзән — Хезмәт фидакарьлеге шәһәре» медальләренә лаек булган. Күпъеллык тырыш хезмәте өчен Татарстан Рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт киңәшчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» китабы өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Мактау хаты юллаган.