Contact Info

img

Татарстанның Түбән Кама районында «Мәк-2026» операциясе вакытында кыргый киндер үскән урыннар табылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Мондый урыннар Балчыклы, Шәңгәлче, Олы Аты, шулай ук Югары Чаллы һәм Ялантау авыллары янында табылды. Аларның гомуми мәйданы 1 300 квадрат метрдан артып китә», — диелә хәбәрдә.

Тыелган үсемлек табылган җир хуҗаларына мондый чыганакларны юкка чыгару кирәклеге турында кисәтү ясалачак.