Contact Info

img

Лаеш районында ике җиңел автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хактагы видеокадрларны социаль челтәрләрдә кулланучылар уртаклаша.

Кадрлардан күренгәнчә, ике җиңел автомобиль маңгайга-маңгай бәрелешкән. Фаразларга караганда, машиналар зур тизлектә хәрәкәт иткән, шуңа күрә бәрелеш нәтиҗәсендә аларга бик җитди зыян килгән. Автомобильләрнең берсе юл читенә очып төшкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл һәлакәте Казан юнәлешендә, Урмай коттедж бистәсе янында булган.