Contact Info

img
Чирмешән районының архив йомгаклары һәм планнары

Районда документаль мирасны саклау буенча планлы эш дәвам итә.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты планын гамәлгә ашыру кысаларында, чираттагы район киңәшмәсендә район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Рамилә Рәхмәтуллина 2026 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады һәм агымдагы елга эш планы белән таныштырды.

Рамилә Мәүлет кызы үз чыгышында документларны район оешмалары тарафыннан даими саклауга вакытында тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

- Безгә катлаулы һәм җаваплы эш башкарырга туры киләчәк, — диде Рәхмәтуллина. — Киләчәк буыннар мәктәпләребезне, балалар бакчаларыбызны, предприятиеләр һәм оешмаларыбызны истә тотсын, алар турында истәлекләр гасырлар буена саклансын өчен, документларны архивка вакытында тапшырырга кирәк.

Архив бүлеге җитәкчесе ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманованың сүзләрен дә искә төшерде. «Архивлар — тарихны саклаучылар. Алардан башка үткәннәр турындагы хәтерне саклап калу мөмкин түгел", — дигән Гөлнара Зәкәрия кызы. Бу уңайдан документлар кабул итү эше аеруча стратегик әһәмияткә ия.

«Ядкарь» генеалогик порталын популярлаштыру архив бүлегенең эшчәнлегендә аерым мөһим юнәлеше булып тора. Рамилә Мәүлет кызы әлеге ресурс белән тыгыз эшләргә кирәклеген билгеләде. Бу портал чын архив документларына таянып, район халкына үз гаиләләренең, шулай ук Чирмешән районы авылларының тарихын торгызырга булыша. Һәр авылда актив кешеләрне билгеләп, уртак көч белән тарихи материалларны җыю һәм эшкәртү бурычы куела.