Свердловск өлкәсендә Режевск шәһәр буасында боз астына өч бала төшеп киткән. Бер бала үлгән — сигез яшьлек малай. Аның гаиләсе «учетта» торган, дип яза "РИА Новости".
Балалар бозда өлкәннәр каравыннан башка йөргәннәр. Сигез яшьлек кыз судан мөстәкыйль рәвештә чыга алган, ә җиде яшьлек кызны алар белән бергә булган тугыз яшьлек малай коткарып калган. Сигез яшьлек баланы исән килеш чыгарырга насыйп булмый.
Свердловск өлкәсе прокуратурасы килеп чыккан хәл факты буенча тикшерү башлады.




