Contact Info

img

Мисырда инсульттан соң комага киткән Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханова ике ай дәваланганнан соң вафат булган.

Бу мәгълүматны "Татар-информ"га РКБ матбугат хезмәтендә раслаганнар.

Ольга Гардиханова гаиләсе белән Мисырга баргач, аңа аэропортта кинәт начар булып, аңын югалтуы хакында язган идек.

Россиягә кайтару өчен зур сумма кирәк булгач, гаиләсе акча җыю оештырган иде. Ахыр чиктә, Гардиханованы РКБга китерделәр, анда аңа ахырга кадәр бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырышканнар.