Contact Info

img

Август уртасына доллар курсы 84,5 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин, шул ук вакытта евро һәм юань киңрәк диапазоннарда сәүдә ителәчәк. Бу хакта «Альфа-Форекс» инвестицион стратегияләрне тикшерү бүлеге башлыгы Спартак Соболев сөйләде, дип хәбәр итә «RT»га сылтама белән «Татар-информ».

«Россия валютасына җәйге көчсезләнү тренды саклана», — дип билгеләде аналитик.

Соболев бәяләвенчә, август уртасында Америка валютасы 79-84,5 сум диапазонында булырга мөмкин. Аның фикеренчә, рубль динамикасына сезонлы һәм геосәяси факторлар йогынты ясауны дәвам итәчәк.

Евро курсын аналитик 92-97,5 сум чикләрендә фаразлый. Аның бәяләвенчә, Кытай валютасы 11,7-12,5 сум диапазонында сәүдә ителәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related