Азнакай районы Тымытык авылында Ык елгасы аша узучы күпер – әле дә су астында. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
Су басу зонасында тагын ике юл бар: Арча районы Кәче авылы янындагы Казансу һәм Теләче районы Екатериновка авылы янындагы Кече Мишә елгалары буендагы участоклар.
Шулай ук Түбән Кама районының Кызыл Чишмә поселогындагы яр буе су астында калган.




