Contact Info

img
Шартлау вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә барлык компенсацияләр дә түләнгән

СИБУР компаниясе «Түбән Кама нефтехим» предприятиесендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә вәгъдә ителгән барлык түләүләрне тулысынча тапшырган.

  • Компания вәгъдә ителгән барлык түләүләрне инде күчерде.

  • СИБУР һәлак булган хезмәткәрләрнең балалары балигъ булганчы аларга ярдәм итү буенча озак сроклы программа тормышка ашырачак.

  • Шәһәрдә тергезү эшләре төгәлләнеп килә: компания ярдәме белән торак йортларда зыян күргән барлык тәрәзәләр һәм балконнар алыштырылган.

Фаҗига турында белешмә

«Түбән Каманефтехим» территориясендә 31 март көнне көндез ут чыкты. Янгынның сәбәбе — җиһазларның герметиклыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы кабынып китү. Коткару эшләрендә МЧСның 522 хезмәткәре һәм 164 берәмлек махсус техника катнашты. Предприятие территориясендә эзләү-коткару операциясе 7 апрельдә төгәлләнде.

Фаҗига вакытында 12 кешенең гомере өзелде.

  • Бүгенге көндә Түбән Кама, Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә 21 кеше дәвалануын дәвам итә.

  • Табиблар белдерүенчә, аларның һәрберсенең хәле яхшыруга таба бара.

  • СИБУР компаниясе зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә катнашкан барлык медицина хезмәткәрләренә премияләр түләргә карар кылды.

  • Фото