Contact Info

img
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гәрәевнең бронежилеты туган мәктәбендәге Иске Кормаш музеена тапшырылды

Иске Кормаш мәктәбендә патриотик чара үткәрелде. Мәктәпнең патриотик залында укучылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче 430 нчы полк сугышчыларының әниләрен һәм хатыннарын һәм һәлак булган тагын бер сугышчы Рөстәм Макуловның хатыны Наталья Владимировна каршы алдылар.

Сугышчан иптәше Рөстәм Макулов һәлак булган якташы, Кыр-Каентүбә авылында туып үскән Илнар Гәрәевнең бронежилетын аның туганнарына үзе алып кайтырга һәм тапшырырга теләгән. Илнар һәм Рөстәм Иске Кормаш мәктәбен тәмамлаган. Ләкин язмыш башкача хәл итә шул, Рөстәм дә батырларча һәлак була. Аның хатыны Наталья Владимировна иренең эшен ахырына кадәр җиткерүне үзенең изге бурычы дип саный.

Баштарак ядкарьне Илнарның апасы Гөлчәчәк Фасиковага тапшырырга ниятләгәннәр. Әмма Гөлчәчәк энесенең хәрби әйберләре туган мәктәбендә, музейда сакланырга, батырлык символы буларак, хәзерге һәм киләчәк укучыларга якташларының батырлыгы турында искә төшереп торырга тиеш, дип саный.

Очрашу гаҗәеп дулкынландыргыч мохитта узды. Кунаклар мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерде. Бу хакта алдагы язмаларда тулырак яктыртачакбыз.