Contact Info

img

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ротавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасын эшләү турында хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, препарат инде булдырылган һәм чыгарылуга әзерләнә. Бу яңалык Федерация Советының пленар утырышында яңгырады.

«Ротавирустан вакцина эшләнгән һәм чыгарылуга әзерләнә», – дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә профилактик прививкаларның милли календаре үзебезнең вакциналар белән тулысынча тәэмин ителгән.