Contact Info

img
34 яшьлек эшче өстенә экскаватор чүмече төшкән, ир-ат үлгән

Эшче хастаханәгә бару юлында үлгән

26 гыйнварда Мамадыш районында кырда монтаж эшләре вакытында төзелеш оешмасында эшләүче 34 яшьлек ир-ат өстенә экскаватор чүмече төшкән. Эшче хастаханәгә бару юлында үлгән.

Җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана, дип яза «Татар-информ».