Камал театрында яшь драматург Раил Сафинның «Күпер» дебют пьесасы буенча читкалар башланган. Спектакльне театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев куячак.
Камал театрының труппа җыелышында режиссёрның автор белән бергә пьеса өстендә эшләве хәбәр ителгән иде. Куеласы вариантка нинди үзгәрешләр кертелгән – автор әлегә әйтмәде.
Спектакльдә төп геройны Илдус Габдрахманов башкара. Рольләрдә – Фәнис Җиһанша, Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Айрат Арсланов, Радик Бариев, Алмаз Борһанов һәм башкалар.
Премьера 6, 7 һәм 8 октябрь көннәрендә көтелә.
- Әлеге пьеса Камал театрының Драматургия лабораториясе кысаларында язылган. Лабораториянең җитәкчесе итеп танылган драматург Мансур Гыйләҗев чакырылган иде. Финалга чыккан пьесалар буенча театрда ачык читкалар ясалды, алар белән Фәрит Бикчәнтәев танышып, шушы әсәрне сайлап алган.
- Раил Сафин әдәбият-сәнгать дөньясына кинәт килеп керде. Соңгы вакытта Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты бәйгесендә, «Тукай йолдызлыгы» ябык конкурсында җиңде. Шулай итеп, татар әдәбиятында әдәби гаилә барлыкка килде – Раилнең хатыны Лилия Закирова да – билгеле прозаик, китаплар авторы.
- Камал театры яшь авторларның дебют спектакльләре белән эшли. Заманында Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?», Альберт Шакировның «Сәфәр» спектакльләре куелды. Соңрак бу авторлар башка театрдар белән дә эшләде: Артурның пьесасы хәзер Чаллы театрында бара (»Җаның ни тели», «Чыкты атым күләгәдән»), Альберт Шакиров Гогольнең «Өйләнү» спектаклен татарчалаштырды.







