Contact Info

img

Мошенниклар Түбән Камада яшәүче 15 яшьлек үсмер кызны алдаган.

Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, аферист кызга Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хезмәткәре исеменнән шалтыраткан. Ул аларның гаиләсе турында мәгълүматларны урларга җыенуларын белдергән.

Бала, аферистның кушуы буенча, өйләрендәге бөтен акчаны, кыйммәтле бизәнү-ясану әйберләрен биштәренә тутырып, әңгәмәдәше күрсәткән урынга килгән һәм “Зайчик” дигән код исемен әйтеп, биштәрен курьерга тоттырган. Кыз аферистларның кармагына эләккәнен аңлагач, барысын да әти-әнисенә сөйләп биргән. Полиция мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан.