Contact Info

img
Тромбоз хәтәр чир. Тикшеренергә, дәваланырга

Соң булмасын.

Әңгәмәдәш — Арча үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге иҗитәкчесе Ринат Хәстиев.

Ринат Мирбәтович, соңгы елларда тромбосы өзелеп үлгән дигән хәбәрләрне ишетәбез. Нинди чир бу?

— Тромбоз чире дип атала ул. Тромбоз ул кан тамыры эчендә оешкан кан (тромб) барлыкка килүе. Тромб тамыр эчендә кан агуны тулысынча яки өлешчә ябарга мөмкин. Нәтиҗәдә кан әйләнеше бозыла.

Тромб ябышкан урыныннан өзелергә мөмкинме?

— Мөмкин. Әгәр тромб өзелеп кан агымына эләксә, ул башка урыннардагы тамырларны томалап, үпкә эмболиясе кебек тормыш өчен куркыныч хәлләр тудыра.

Үпкә эмболиясе нәрсә ул?

— Урыныннан өзелгән тромбның үпкә артериясенә килеп өлешчә яки тулысынча каплавы. Бу организм өчен куркыныч халәт.

Тромбоз бер генә төрле буламы?

— Тромбоз берничә төрле. Тромб веналарда барлыкка килсә — ул вена тромбозы дип атала. Гадәттә ул аяклардагы веналарда барлыкка килә. Аның билгеләре: аяклар авырта, шешә, кызара, ниндидер авырлык барлыкка килә. Икенчесе - артерия тромбозы. Аның билгеләре. зарарланган органга бәйле.

Артерия тромбозы инфарктка яки ишемик инсультка китерергә мөмкин. Бу кайсы органга зыян китерүгә бәйле.

- Ә нечкә, вак кан тамырларында тромбоз була аламы?

— Вак кан тамырларында тромбоз кайбер кан авырулары булганда һәм аутоиммун халәт вакытында очрый.

— Нигә тромблар барлыкка килә?

— Аз хәрәкәтләнү, артык авырлык, тәмәке тарту, аракы эчү, хроник йөрәк-кан тамырлары ааырулары, шикәр диабеты, гормональ препаратларны озак вакыт куллану тромбларга китерергә мөмкин.

Кан йөреше акрынаю нәтиҗәсендә тромб барлыкка килүе ихтимал. Мәсәлән, озак вакыт урында ятып тору, очу, кул-аякларның яки гәүдәнең авырту нәтиҗәсендә озак вакыт хәрәкәтсез торуы җитди сәбәпләр булып тора.

Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

— Бер аягың шешсә, авыртса һәм кызарып чыкса, табибка барырга. Кинәт барлыкка килгән күкрәк авыртуы, сулавы авырлашса, йөрәк тизрәк тибә башласа - болар бар да үпкә эмболиясе билгеләре.

Кинәт хәлсезләнү, йөз, аяк-куллар ою, сөйләм бозылу — инсульт билгеләре, артерия тромбозы булуы ихтимал.

— Диагноз ничек куела?

— Сораштырулар үткәрелә, медицина тикшеренүләре һәм инструменталь тестлар үткәрелә. Тромбозны ачыклауның төп ысулы веналарны допплерография белән УЗД үткәрелә.

Кан анализы (D-димер) тромбозны кире кагарга ярдәм итә.

Үпкә эмболиясе яки артерия тромбозына шик булса, КТ-ангиография, МРТ яки контрастлы ренген тикшеренүләре үткәрелә.

Дәва ничек үткәрелә?

— Иң мөһиме- тромбоз ачыкланса, тромбның үсешен туктату һәм тромбның өзелүен булдырмау. Шушы максаттан канны сыеклату һ. б. дәвалау чаралары уздырыла.

Самолётта озак очканда вакыт-вакыт урыннан торып йөреп, хәрәкәтләнеп алырга кирәк.

Тромбозны дәвалап була. Вакытны сузмыйча табибка барырга, дәваланырга кирәк.