Contact Info

img

Луганск Халык Республикасында яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз Свердловск шәһәрендә Украинаның шәхси секторга ракета һөҗүме вакытындаһәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, һөҗүм торак йортлар янындагы мәйданга туры килгән. Йортлар һәм хуҗалык корылмалары зыян күргән.

Бүген иртән дошманның пилотсыз очкычы Старобельск – Беловодск юлында «ГАЗель» автомобиленә һөҗүм иткән. Йөк машинасы май заводы продукциясен ташыган. Алынган җәрәхәтләрдән фаҗига урында 50 яшьлек ир-ат вафат булган. 39 яшьлек ир-ат яраланган, ул хастаханәгә озатылган, дип өстәде Пасечник.

Related