Contact Info

img
Чирмешән районы делегациясе Самара Сабан туен үткәрүгә үз өлешен кертте

Быел да Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында узган Сабан туенда район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге Чирмешән районы делегациясе катнашты.

Чирмешәнлеләр биредә аерым мәйданчыкта татар йорты ясап куйдылар, күргәзмә оештырдылар, сувенирлар саттылар, килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.

- Быел да без Самара Сабан туен үткәрүгә үз өлешебезне керттек. 60 кешелек делегация белән килдек. Биредә безне бик җылы кабул иттеләр, кадер-хөрмәт күрсәттеләр, — диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов.

Сабан туена килүчеләрне Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев та сәламләде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. Ул, Татарстан һәм Самара өлкәсе бердәм команда буларак алга бара, элемтәләрне ныгыта һәм бер-берсенә ярдәм итә, дип ассызыклады.

Сабантуйда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Сәхнәдә «Барс» отрядына 30 автомобиль һәм «Дуслык» иҗтимагый оешмасы катнашында җыелган пилотсыз очкычлар тапшыру тантанасы булды. Губернатор татар берләшмәләре активистларына бүләкләр тапшырды һәм сугышчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Самара өлкәсендә 140 мең татар яши, 18 татар милли-мәдәни берләшмәсе эшли, өлкәнең 13 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Самарада татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" мәктәбе эшли. Хөкүмәт ярдәме белән “Бердәмлек” газетасы чыгарыла.

Самара татарлары бик актив. Биредә бик күп бәйрәмнәр: “Уйнагыз, гармуннар!”, “Боз озату”, “Түгәрәк уен” һәм башкаларны да оештыралар. Сабан туе да ел саен үтә.

Сабан туе узган парк бик зур территорияне били, аның гомуми мәйданы – 34 гектар. Бер өлешендә аттракционнар урнашкан, ясалма утрау белән сулык та бар.

Парк территориясендә берничә сәхнә бар, бәйрәм көнне аларның берсе дә буш тормады. Аерым җырчылар, биючеләр, ансамбльләр әле бер сәхнәдә, әле икенчесендә үз осталыкларын күрсәттеләр һәм, нигездә, татар җырлары һәм биюләре башкардылар.

Чирмешәннән килгән артистларыбызның чыгышларын да Самара халкы бик яратып карады, тыңлады, алкышлады. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты ИлСаф та бар иде.

- Мин үзем Чирмешән районының, Түбән Кәминкә авылы килне. 1980нче елдан бирле ирем Фәрит белән биредә яшибез. Авылга да еш кайтабыз. Әле Сабан туена да кайтып килдек. Самара Сабан туена да ел да киләбез. Якташлар белән очрашып, сөйләшәбез. Искиткеч матур бәйрәм. Чирмешәнлеләрне рәхәтләнеп тыңладык, — ди Факыя Әгъзамова.

- Самарада безнең якташлар бик күп. Сабан туе – ул чирмешәнлеләрнең очрашу урыны дисәк тә була, — ди Кармыш авылында туып үскән, озак еллар Самара шәһәрендә яшәүче Роза Миннебаева.

Кемдер концерт караса, башкалар стадионда көрәш барышын күзәтте. Милли көрәштә 30га якын спортчы көч сынашты. Чирмешән данын көрәшче Разыйф Гыйрфанов яклады.

Самарада Сабан туенда катнашучылар өчен милли уеннар да оештырганнар. Шунда сәүдәгәрләр үз товарларын да тәкъдим иттеләр, казан, самавыр яннарында тәм-том әзерләүчеләр дә күп булды. Бәйрәмгә килүчеләр дә кыстатып тормадылар, музыка ишетүгә, рәхәтләнеп биеделәр. Кыскасы, Сабан туе шәп үтте. Без канәгать булып кайттык.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ