Казанда узачак «Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен гастрономик сюрприз әзерлиләр – әлеге илләрнең традицион рецептлары буенча чәй ризыклары әзерлиләр.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов хәбәр иткән.
«Индонезия һәм Малайзиядән килгән кунакларыбыз «КазанФорум»га килгән чакта безнең белән үзләренең кайбер рецептлары белән бүлеште. «Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен без кечкенә генә десертлар әзерлибез», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең аш-су традицияләрен Татарстанда бик яраталар – республикада тематик кафе һәм рестораннар күп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






