Contact Info

img

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 12 июньдә Татарстанда секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә, яшен һәм урыны белән боз явуы ихтимал, дип яза «Татар-информ».

«Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.