Contact Info

img

Яз һәм җәй җитү белән табигатькә чыгучылар арта, әмма шул ук вакытта талпаннар да активлаша.

Белгечләр кисәтә: бу вак бөҗәкләр сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, шуңа күрә саклану чараларын онытмаска кирәк.

Табиблар иң элек биек үләннәрдән һәм куе үсемлекләрдән ераграк торырга киңәш итә. Урманга яки паркка барганда, мөмкин кадәр ачык сукмаклардан йөрү хәерлерәк.

Кием дә зур роль уйный. Белгечләр озын җиңле өс киеме, чалбарны оекбашка кыстырып киюне тәкъдим итә. Шулай ук ачык төстәге кием сайлау уңайлырак – талпанны күрү җиңеләя. Өстәмә саклану өчен махсус репеллентлар куллану да нәтиҗәле.

Табигатьтән кайткач, үзеңне, балаларны һәм йорт хайваннарын җентекләп тикшерү мәҗбүри. Әгәр талпан табылса, аны мөмкин кадәр тизрәк һәм дөрес итеп алырга кирәк.

Ачык һавада даими эшләүчеләргә аеруча игътибарлы булу сорала. Табиблар талпан энцефалитына каршы вакцинация мөмкинлеген дә карарга киңәш итә.

Белгечләр искәртә: гади саклык кагыйдәләрен үтәү талпан тешләү куркынычын берничә тапкырга киметә ала.