Contact Info

img
Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме: концерт, уеннар һәм спорт ярышлары

Бүген Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме киң колач белән узды. Чара Р.Ишкәев исемендәге ял паркы стадионында оештырылды һәм олысы-кечесен бер мәйданга җыйды.

Иртә белән ялтырап чыккан кояш, җылы һава торышы бәйрәм рухын тагын да көчәйтте. Азнакайлылар гаиләләре белән чыккан иде, һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты һәм бәйрәм чараларында актив катнашты.

Азнакайлыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, нефтьчеләрнең профсоюз комитеты җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин котлап, һәркемгә күтәренке кәеф теләделәр.Шулай ук хезмәт алдынгыларына һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте: сәхнәдә районның үзешчән артистлары һәм балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Гомумән, бәйрәм программа бик бай булды: асфальтта “Яз. Хезмәт. Май” рәсем бәйгесе, балалар өчен мастер-класслар, уеннар, “Һава еланы” фестивале оештырылды. Спорт сөючеләр өчен шашка, шахмат, кул көрәше, гер күтәрү һәм аркан тарту ярышлары үткәрелде.

Аерым мәйданчыкта ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булдырылды. Балалар да, өлкәннәр дә үз яшь категорияләрендә сынаулар үтеп, бүләкләр алды.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме Азнакай халкы, район кунаклары өчен быел да истә калырлык вакыйгага әверелде.