Contact Info

img

Казанда быел Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 6,7 меңләп 11нче сыйныф укучысы тапшырырга тиеш.

Шәһәрнең Мәгариф идарәсе имтиханга сайланган предметлар буенча беренчел статистиканы тәкъдим итте.

Мәгълүматларга караганда, чыгарылыш укучылары арасында иң популяр предмет — профильле математика. Аны укучыларның 60,61 проценты сайлаган.

Иң популяр 5 предмет:

* профильле математика — 60,61%

* җәмгыять белеме — 33,44%

* информатика — 24,07%

* физика — 19,57%

* биология — 17,29%

Алдагы урыннарда шулай ук чит телләр (16,46%), химия (14,17%) һәм тарих (10,47%) тора.

Ә менә иң аз сайланган фәннәр арасында әдәбият (5,32%) һәм география (2,05%) бар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу беренчел мәгълүматлар гына. Чыгарылыш сыйныф укучылары язма гариза нигезендә сайланган предметлар исемлеген әле төзәтә ала.

Быел 11нче сыйныф укучылары БДИны 1 июньнән 9 июльгә кадәр, ә **9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясен 2 июньнән 6 июльгә кадәр тапшырачак. Гомумән алганда, имтиханнарда 22 меңнән артык укучы катнашачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.