Contact Info

img
“Герой анасы” проектының авторы Руслан Усманов: Бу — патриотик тәрбия, геройларыбызны хәтердә саклау!

Бүген 8 март-халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Батырлык орденына лаек булган махсус хәрби операция батырлары әниләрен хөрмәтләделәр. Актаныш районы ЗАГС бүлегендә туган илебезне яклап утка-суга кергән якташларыбызны хәләл күкрәк сөте белән тәрбияләп үстергән әниләргә багышланган «Батыр анасы» күргәзмәсе ачылды.

“Герой анасы” проектының идеясе Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповныкы булса, аны тормышка ашыручы- районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов. Нәкъ менә Руслан Мөбарәк улы әлеге проектта катнашкан аналарны фотога төшерде һәм сурәтләрне күргәзмә форматына әзерләде.

Проектта катнашу өчен 20 ана чакырыла. Сурәтләрдә аналарның йөрәк ягындагы җилкәләренә улларының хәрби киеме эленгән, ә кулларында улларының фотолары — бу мизгелләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек тирән мәгънәгә ия. Әлеге образлар аша автор ананың йөрәгендәге горурлыкны да, сагышны да, батыр улына булган олы хөрмәтне дә күрсәтергә тырышкан.

Руслан Усманов билгеләп үткәнчә, әлеге фотосессияләр аеруча дулкынландыргыч һәм җаваплы булган. Баласын югалткан аналар белән эшләү җиңел түгел, әмма аларның батыр уллары турында хәтерне саклау – бик мөһим.

— Фотога төшәргә 20 әнине чакырган идек, шуларның 13е безнең идеяне хуплады. Әниләрне бер көндә җыеп фотога төшерү — иң катлаулы, иң дулкынландыргыч съёмкаларның берсе булды. Баласын югалткан аналар белән аралашу, алар белән эшләү җиңел түгел. Вакыт үтсә дә йөрәк яраларын яңартырга туры килде, шуңа күрә безне гафу итсеннәр иде. Аларга безнең проектта катнашулары өчен зур рәхмәт. Кызганыч, проектта катнашкан аналарның берсе — Әлфия Әрдәширова инде арабызда юк. Мондый чаралар бик кирәк: бу — патриотик тәрбия дә, геройларыбызны хәтердә саклау да, — дип билгеләп үтте Руслан Усманов.

Проект авторлары киләчәктә әлеге аналар һәм аларның батыр уллары турында документаль фильм төшерү ниятен дә белдерә. Бу исә геройларның батырлыгын һәм алар турында хәтерне киләчәк буыннарга да җиткерүгә хезмәт итәчәк.

«Батыр анасы» күргәзмәсе үз эшен март аенда дәвам итә. Биредә район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Гаилә мәктәбе кысаларында укучылар белән очрашулар оештырырга җыена.